ЗАГС органнары хезмәткәрләренә ТР Хөкүмәте Рәхмәт хатлары тапшырылды

Әлеге бүләккә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Лена Гыймаева белән Илсинур Әхсәнова лаек булды
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). ТР Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәлләрен теркәү идарәсенең (ЗАГС) коллегия утырышы кысаларында, ТР Хөкүмәте карары нигезендә, әлеге дәүләт органының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Әлеге бүләккә бүген шушы көннәрдә 55 яшьек юбилеен билгеләп үтүче, озак еллар Азнакай шәһәре һәм районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган Лена Гыймаева белән Кукмара районы ЗАГС бүлеген җитәкләгән Илсинур Әхсәнова лаек булды.
Рәхмәт хатларын ияләренә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык хәлләрен теркәү идарәсе башлыгы Эльмира Маврина тапшырды.