Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүчеләрнең 40 проценттан артыгы өйдән эшләү режимына ияләшә алмаган
«ПромРейтинг» агентлыгы татарстанлыларның коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләргә һәм үзизоляциягә ничек җайлашуын анализлаган.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында өйдә эшләргә мәҗбүр булган татарстанлыларның 40 проценттан артыгы мондый эш режимын ошатмаган. Татарстан халкының кертелгән чикләүләргә ничек җайлашуын анализлаган «ПромРейтинг» агентлыгы шундый мәгълүматлар китерә.
«Коронавирус пандемиясе шартларында өйдән эшләгән, сораштыруда катнашкан татарстанлыларның яртысына якынының (өйдән эшләү тәҗрибәсе булган кешеләрнең 42,2 проценты) дистанцион эштән күңеле кайткан», - диелә анализда.
Мисал өчен, агентлык белгечләре татарстанлылардан үзизоляция вакытында тазару куркынычы янамыймы (47,7 проценты «юк» дип җавап биргән) дип сораган, киләчәктә интернет аша әйбер күбрәк сатып алачаклармы-юкмы икәнлеге (6,6 проценты күбрәк сатып алачагын әйткән) белән кызыксынган һ.б.
Әйтик, сораштыруда катнашкан гражданнарның 46,3 процентының үзизоляция вакытында өендә тәртип хөкем сөргән, 17,7 процентының гаилә әгъзалары үзара якынайган.
Моннан тыш, гражданнарның 70 проценттан артыгы үзизоляция республика табигате торышында уңай чагылыш табачак дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз