Зәйдә янгын сүндерү хезмәтенең газ-төтеннән саклау звенолары ярышлары үтте

Ярышларда Казан, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән газ-төтеннән саклау звенолары катнашты.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә янгын сүндерү хезмәтенең газ-төтеннән саклау звенолары арасында хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгынчылар истәлегенә республика ярышлары үтте. Бу хакта "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.  Ул Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын сүндерү 4нче отряды составындагы Зәйнең 41нче янгын сүндерү часте базасында оештырылды. Бу очраклы түгел, әлеге янгын сүндерү частенең һөнәри әзерлек ярышлары уздыру өчен барлык мөмкинлекләре бар. Ярышларда Казан, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән газ-төтеннән саклау звенолары (8 команда) катнашты. Ярышларда катнашучылар Татарстанда хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне бер минут тынлык белән искә алды. Алар истәлегенә вакытлыча махсус әзерләнгән монументка чәчәкләр салды. Ярышлар теорияне белү һәм практик өлешләрдән торды. Теоретик өлештә звенолар шәхси составларның (билетлар алып) вазифаларга кагылышлы документларны, шәхси саклану чаралары белә эш итә белү турында белемнәре тикшерелде. Ярышта беренче урынга Әлмәтнең 77нче янгын сүндерү часте звеносы лаек дип табылды. Икенче урында шулай ук әлмәтлеләр – 15нче янгын сүндерү часте звеносы.  Өченче урында Казанның 21нче янгын сүндерү часте егетләре. Зәйлеләр 6нчы урынга чыкты.