Гүзәл Яхина Инстаграмда аккаунтын ачарга җыена

Язучы “Дети мои” романын тәкъдим итү кичәсендә кайсы социаль челтәрләрдә теркәлгәнен әйтте.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина Инстаграм социаль челтәрендә үзенең аккаунтын ачарга уйлый. Бу хакта ул“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Дети мои” (“Балаларым минем”) дигән романын тәкъдим итү кичәсендә әйтте.“Мин Фейсбук социаль челтәрендә бар. Ул - минем авторлык битем. Мин аны китаплар турында яңалыклар чыгарганда, очрашулар графигын төзегәндә һәм интервьюларны урнаштырыр өчен кулланам. Берничә көн элек кенә минем шәхси сайтым ачылды. Дөрес, аны мин ачмадым, бер энтузиаст укучым үз көче белән барлыкка китергән. Ул сайтны миңа күрсәтте дә, без аны 1 июньдә рәсми рәвештә ачып та җибәрдек. Анда мәгълүмати әйберләр генә чыгарыла. Күптән түгел миңа кайбер Татарстан язучыларының Инстаграмда үзләренең шәхси аккаунтлары барлыгын сөйләделәр. Мин уйладым да заманага каршы килеп булмас, дидем. Тиздән Инстаграмда үземнең аккаунтым барлыкка киләчәк”, - диде Гүзәл Яхина.