Татарстан халкы өчен иртәгә рәттән өч көнлек ял башлана

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яллар белән бәйле яңалыкка ачыклык кертте.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте алда көтелгән ялларга ачыклык кертте.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, эшләми торган ял көне булып санала. Моннан тыш Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" кануны нигезендә Ураза бәйрәме Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Быел ул 25 июнь – якшәмбегә туры килә. Ләкин аның ялы, Татарстан кануны буенча, башка көнгә күчерелми.

Шулай итеп, 2017 елда биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 10, 11, 12, шулай ук 24 һәм 25 июнь көннәре ял көннәре булачак.