Төркия Кораллы көчләре OMTAS ракета комплексына ия булачак

Төркиянең Roketsan җитештергән OMTAS ракета комплексы бөтен сынауларны уңышлы узган.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Июньдә Төркия Кораллы көчләре үз илләрендә җитештерелгән - уртача ераклыкка җибәрелә торган, танкларга каршы 8 идарә ителә торган ракеталы OMTAS ракета комплексына ия булачак, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

Төркиянең Roketsan җитештергән OMTAS ракета комплексы бөтен сынауларны уңышлы узган.

Комплекс каршы якның 4 чакрым ераклыкка кадәрге арадагы бронядагы объектларына җибәрү өчен билгеләнгән. Яңа буын ракета комплексы, җибәрелер алдыннан,  максатны төгәл "тоту" мөмкинлегенә ия.