Галәмдә беренче ипине 2018 елда пешерәчәкләр

Ипи пешерү җайланмасын апрель аенда сынап карарга җыеналар.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Астронавтлар 2018 елда беренче космик икмәк пешерә алачак. Bake In Space фирмасына нигез салучы Себастьян Марку алман аэрокосмик үзәге белән берлектә космоста икмәк пешерү җайланмасы булдыру өстендә эшли. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Беренче тапкыр махсус мичне 2018 елның апрелендә сынап карамакчылар. Бу хакта Марку Манчестерда Британия космик конференциясендә җиткергән.

Махсус мичне булдыруда инженерларга OHB System AG космик җиһазларны булдыручылар ярдәм итә. Алар конвекцион мичне аэрокосмик чикләүләргә адаптацияләргә булыша.