Башка телне өйрәнү — кешене кимсетми - Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры

“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, балаларга телне грамматика аша өйрәтеп булмый.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Башка телне өйрәнү - кешене һич кенә дә кимсетми, дип саный Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

“Мин күптән түгел Новосибирск өлкәсе Сабан туена Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар белән бардым. Алар, белүегезчә, Мари Эл Республикасыннан. Татарча да, русча да, мари телен дә беләләр. Менә дигән җырчылар. Аларны тел белү кимсетми дә”, - дип мисал китерде Ирек Шәрипов.

“Бу - психологиягә бәйле һәм комплекслы булу билгесе. Мин - татар кешесе, әмма рус телен һәм Россия тарихын күп кенә руслардан яхшырак беләм дип саныйм һәм моны дәлилләргә әзермен”, - диде Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры.

“Мин үзем күпчелек чувашлар яши торган районнан, - дип сүзне дәвам итте журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев. – Безнең Бишбүләк районында татар телен дә, чуваш телен дә мәктәпләрдә укытмадылар һәм укыту юк та иде. Бишбүләктә яшәүче татарлар, автомат рәвештә, чуваш телен үзлегеннән өйрәнде һәм чувашча аңлыйлар да. Гәрчә чуваш теле, татар теленнән бик ерак торса да. Татарстанның Аксубай районында да шундый ук хәл күзәтелә”.

“Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, балаларга телне грамматика аша өйрәтеп булмый. “Аралашу, коммуникация кирәк”, - ди ул.