420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Үткән тәүлектә Татарстанда шәһәрара автобуслар 53 тапкыр маршруттан тайпылган, шулай ук, тизлек арттыруның 3 очрагы теркәлгән. Бу хакта автобусларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы буенча билгеле булган.
Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 304 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптән 6 сы – чартер, 17 се – халыкара. 3009 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 2896 кеше килгән.