Үткән атнада Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 очрагы ачыкланган

Бер атнада Казанда 11 очрак теркәлгән

 (Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 28 майдан 3 июньгә кадәр Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 26 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

 Шулай итеп, бер атнада Казанда 11 очрак теркәлгән, Чаллы, Азнакай, Алексеевск, Лениногорск районнарында – 1әр очрак, ТР Әлмәт һәм Биектау районнарында –2шәр, Түбән Камада – 3, Яшел Үзәндә - 4.