Әлмәттә Сабан туена пешерелгән бавырсак Россия Гиннеслар рекорды китабына кертелде

305 киллограмм авырлыктагы әлеге ризык Россиядә иң зуры булып санала

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә Сабан туена пешерелгән бавырсак Россия Гиннеслар рекорды китабына кертелде. 305 киллограмм авырлыктагы әлеге ризык Россиядә иң зуры булып санала. Аны әзерләр өчен 118 кило он, 84 кило шикәр комы, 42 килограмм бал, 1652 йомырка кулланылган. Әлмәт ипи заводы әлеге гигант бавырсакны өч көн пешергән.

Ризыкны Россиянең Гиннеслар рекорды китабына кертер өчен, Әлмәткә китапның баш мөхәррире Станислав Коненко килде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга сертификат тапшырды һәм әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлады.


Бавырсактан теләгән һәркем авыз итә алды, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.