Казаннан Симферопольгә яңа авиарейслар билгеләнгән

Рейслар сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак

  (Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Red Wings авиакомпаниясе Казан – Симферополь популяр маршруты буенча рейслар билгеләде. ТУ-204 пассажир авиалайнерлары дүшәмбе һәм җомга очачак.

Самолет Казаннан 4.40 сәгатьтә куккә күтәрелә, Симферополь аэропортына 7.10 сәгатьтә төшә.

Шул ук вакытта, 12 июньнән, Red Wings авиакомпаниясенең шул юнәлештәге рейслар саны арта.

Рейслар сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты.