Чирмешән районында 90 литрдан артык легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган

Ялган аракы сатучылар һәр авылда бар диярлек

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Ел башыннан районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган.

Узган биш айда районда алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне өйдән сатучыларны тоткарлаганнар, шулай ук, машинадан да алкоголь “урнаштыручылар” булган. 
 

Ялган аракы сатучылар һәр авылда бар диярлек, узган чорда Чирмешән, Кара Чишмә, Әккәрәй, Лагерка, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Ишлинка авылларындагы законсыз “сәүдәгәрләргә” карата административ беркетмәләр төзелгән. Биш айда икешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.