В.Власов: “Урман хуҗалыгы республика икътисадының актив үсә торган өлкәсе булырга тиеш”

Бүген «Казан ярминкәсе» үзәгендә «Агач эшкәртү» һәм «Интермебель» дип аталган күргәзмәләр ачылды
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Агач эшкәртү» һәм «Интермебель» дип аталган күргәзмәләр ачылды. Ачылышта ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Урман хуҗалыгы министры Валерий Власов, ТР Министрлар Кабинетының табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге башлыгы Нурислам Хәбипов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамил Агеев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Агымдагы елның 11 нче июненә кадәр эшләячәк әлеге күргәзмәләр җиһазлар эшләүдә һәм агач эшкәртү өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләрне, Россия һәм чит ил компанияләренең продукциясен тәкъдим итәчәк, төрле бәядәге йорт җиһазлары колллекцияләре белән танышырга һәм сатып алырга мөмкинлек тудыра.

Күргәзмәләр эшендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород, Киров, Дондагы Ростов, Калининград, Смоленск, Уфа, Владивосток һәм Россиянең башка төбәкләре, Беларусь, Германия, Кытай, Төркия, Италия компанияләре катнаша.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Валерий Власов күргәзмәләрнең ачылыш вакытында чыгыш ясап: «Бу – безнең тармактагы иң дәрәҗәле күргәзмәләрнең берсе. Монда агач эшкәртү үрнәкләре генә түгел, ә агач эшкәртү предприятиеләре өчен яңа заманча технологияләр һәм җиһазлар тәкъдим ителә», - дип белдерде. Аның сүзләренчә, мондый күргәзмәләрдә агач эшкәртү белән генә түгел, урман хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең дә очравы шатландыра.

«Билгеле булганча, урман – безнең бик зур экологик байлыгыбыз. Ул тирә-як мохиткә йогынты ясый. Ул әле кешеләргә һәрвакыт кирәк була торган материаль ресурс та. Бүген фәнни технологияләр заманча ясалма материаллар ясарга мөмкинлек тудырса да, чын агачтан булган эшләнмәләргә сорау һәрвакыт зур», - диде министр.

Валерий Власов сүзләренчә, хәзерге вакытта урман эшмәкәрләрнең игътибарын җәлеп итә. Эшлекле кешеләр урманга агач эшкәртү тармагы буларак кына түгел, кызыклы һәм табыш китерә торган бизнес буларак карый. ТР Урман хуҗалыгы бу юнәлешне озак вакытка исәпләнгән перспектива һәм урман хуҗалыгы республика икътисадының актив үсә торган өлкәсе булырга тиеш дип саный.