Төмәндә “Дуслык күпере” ныгый

Сәнгать коллективлары чыгышларында милли гореф-гадәтләр, фольклор үзенчәлекләре гәүдәләнде. Узган елларда “Дуслык күпере” милли берләшмәләр арасында ярыш рәвешендә үткәрелгән булса, быелгысында ярыш оештырылмады, күңелле бәйрәм булып кына үтте ул
(Төмән, 9 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Узган ял көннәрендә Төмән өлкәсенең 15 нче “Дуслык күпере” фестивале шаулап-гөрләп үтте.
Быел “Дуслык күпере” элеккеге еллардагыдан башкачарак үткәрелде, ул инде Милли мәдәниятлар йортының “Төзүче” сарае тирәләренә генә сыймады, өлкә үзәгенең иң матур “Төсле” (“Цветной”) бульварына чыкты. Чум, юрта, рус, татар, чуваш һәм башка милләтләр алачыклары урын алды бульвар мәйданында. Һәр алачыкта милли кулланма сәнгать әсәрләре үрнәкләре белән танышырга, төрледән-төрле милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин иде.
23 милли оешмадан 2 мең кеше катнашты фестивальдә, сәнгать коллективлары өлкәнең көньягындагы 18 муниципаль берәмлегеннән, Ямал һәм Юградан, Казакъстан республикасы Төньяк Казакъстан өлкәсеннән бик көчле сәнгать коллективлары килгән иде.
Сәнгать коллективлары чыгышларында милли гореф-гадәтләр, фольклор үзенчәлекләре гәүдәләнде. Узган елларда “Дуслык күпере” милли берләшмәләр арасында ярыш рәвешендә үткәрелгән булса, быелгысында ярыш оештырылмады, күңелле бәйрәм булып кына үтте ул.
Ришат Җиһаншин җитәкчелегендәге өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте белән бергә өлкә Милли мәдәниятлар йортының Гөлфия Хәлитова җитәкчелегендәге татар бүлеге оештырган концерт программасында күп кенә танылган сәнгать төркемнәре катнашты: Төмәннән Әхтәм Назыйров җитәкләгән “Әхтәмлеләр” һәм “Нур” җыр ансамбльләре, Тубылдан Мөнәвәрә Андрющик җитәкчелегендәге “Дуслык” бию ансамбле, Ялутор районының Аслана авыл мәдәният йорты директоры Илҗан Хөснетдинов җитәкчелегендәге “Тамаша” сәнгать төркеме, күптән түгел Казанда үткәрелгән “Татар моңы” фестивалендә вокал буенча җиңү яулаган Рөстәм белән Руслан Мамеевлар һәм башкалар.
Фестивальнең икенче көнендә хакимият, фән, мәдәният, сәнгать, милли оешмалар вәкилләре “түгәрәк өстәл”гә җыелып, өлкәдә милли мәдәниятларны саклау проблемалары турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар.
Төбәк татар мәдәниятенең бүгенге торышы һәм проблемалары турында мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова сөйләде.
Татар мәдәниятенең соңгы елларда алга таба үсеше туктап калуы, кирегә борылуы турында ачыктан-ачык сөйләп, берәүләрдән рәхмәт ишетсә, икече берәүләрдән шелтә алды ул. Аерым сәнгать төркемнәре хакимият органнарыннан ярдәм булуга карап түгел, тиешле шартлар тудырылмауга карамастан, үз үҗәтлекләре, үз тырышлыклары белән ирешәләр уңышка, дип, дөрес күрсәтте ул. Татар мәдәниятенең үсеше туктап калуының, үзгәртеп кору елларының башында ирешелгән күп кенә табышларның юкка чыгуының төп сәбәбе итеп, ул җирле халык булган татарларның мәдәни үсеше өчен шартларның бу якларга эш эзләп килеп урнашкан күпсанлы диаспоралар белән бер дәрәҗәгә төшерелүен күрсәтте. Татар мәдәниятенең соңгы елларда алга таба үсеше туктап калуы, кирегә борылуы турында ачыктан-ачык сөйләп, берәүләрдән рәхмәт ишетсә, икече берәүләрдән шелтә алды Вәлимә ханым.
Әйтергә кирәк, мондый әһәмиятле форум “Дуслык күпере” фестивале кысаларында беренче мәртәбә оештырылды һәм ул уңай үзгәреш буларак кабул ителде.
Этник төркемнәр арасында дуслык мөнәсәбәтләре ныклыгының, милли мәдәниятларның, гореф-гадәтләрнең саклануының социаль мәсьәләләләрне уңай хәл итү өчен дә әһәмиятле булуын ачыкладылар форумда катнашучылар.