Түбән Кама чәчтарашлары – Идел буе Кубогы лауреатлары

Берьюлы ике оста мактаулы исемгә лаек булды. Һөнәри конкурста җиңеп, алар чәчтарашлар арасында узачак Россия Кубогында катнашу хокукын яулады
(Түбән Кама, 9 июнь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбәнкамалылар чәчтараш сәнгате буенча Идел буе Кубогы лауреатлары арасына керде. Казанда узган конкурста илнең төрле төбәкләреннән йөзгә якын чәчтараш катнашты.
Түбән Кама вәкиле Айбениз Әхмәтов “Фантазия ярышы. Хатын–кыз чәчтарашлар” номинациясендә җиңде, аның цех буенча хезмәттәше Эльмира Рәхимова “Хатын–кыз классикасы. Модалы категория” номинациясендә икенче урынны яулады.
Нәтиҗәдә, Түбән Кама осталары сентябрь аенда Санкт–Петербургта узачак чәчтараш сәнгате буенча Россия Кубогы чемпионатында үз шәһәрләре һәм Татарстан данын яклаячак.