Бүген В.Власов «ТРда урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрә

Анда агачны комплекслы эшкәртү, шул исәптән түбән сортлы агачны эшкәртү һәм куллану, җитештерү ихтыяҗлары өчен агач эшкәртү калдыкларын утильләштерү, ягулык гранулалары ярдәмендә энергия җитештерү мәсьәләләре карала

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ярминкәсендә уздырылачак «Агач эшкәртү-2009» X махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында «ТРда урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы була. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власов алып бара, диелә әлеге министрлыктан алынган хәбәрдә.

 Утырышта агачны комплекслы эшкәртү, шул исәптән түбән сортлы агачны эшкәртү һәм куллану, җитештерү ихтыяҗлары өчен агач эшкәртү калдыкларын утильләштерү, ягулык гранулалары ярдәмендә энергия җитештерү, агач калдыкларын кулланып объектларны җылыту, урман хуҗалыгын модернизацияләү юллары һәм заманча технологияләр кертү турында сүз барачак.

 «Түгәрәк өстәл» эшендә ТР мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе президенты Владислав Ямбулатов,  РФ урман сәнәгатьчеләренең экологик җаваплылыгы ассоциациясе җитәкчесе Сергей Малышев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре, фән һәм бизнес даирәләре вәкилләре һ.б. затлар катнаша.