Узган атнада Казанда 4908 йогышлы авыру очрагы теркәлгән

Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар эпидемия бусагасыннан 31,6 процентка ким
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 2008 елның 30 май - 5 июнь көннәрендә республика шәһәрләрендә 255 кискен эчәк инфекциясе теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда әлеге чир белән авыручылар саны 8 процентка арткан, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Республика шәһәрләрендә 7256 кискен тын юллары вирус инфекциясе, шул исәптән 2 грипп очрагы теркәлгән. Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 31,6 процентка түбән. Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар узган атна белән чагыштырганда 5,3 процентка кимегән.
Узган атнада Казанда 4908 йогышлы авыру очрагы теркәлгән. Бу узган атнага караганда 3,2 процентка кимрәк. Аларның 4202 очрагын кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу күрсәткеч алдагы атна белән чагыштырганда 3 процентка артык һәм эпидемия бусагасыннан 8,6 процентка түбәнрәк.