Узган атнада 24 татарстанлы агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, соңгы җиде көн эчендә Татарстанның 93 кешесе химик матдәләрдән агуланган
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, соңгы җиде көн эчендә Татарстанның 93 кешесе химик матдәләрдән агуланган, шул исәптән алкогольдән – 25, наркотик препаратлардан –64, дару препаратларыннан – 33, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.
Химия этиологиясеннән агуланучылар арасында 61ир-ат, 32 хатын-кыз, шул исәптән 9 бала һәм яшүсмер. Агулануның 24 очрагы үлем белән тәмамланган, шул исәптән алкоголь белән – 5 наркотик препаратлардан – 10. Агулануга китергән матдәләр 20 очракта - даруханәләрдә, 10 очракта – кибетләрдә, 3 очракта санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алынган.