Украина буйлап Сабантуй атлый

Киевта Сабантуй узды
(Симферополь, 9 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Киевта татар милли бәйрәмебез Сабантуй узды. Киевның Җиңү паркында уздырылган әлеге милли бәйрәмгә башкаланың татар диаспорасы вәкилләре һәм республика төбәкләреннән бик күп милләттәшләребез җыелды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстаннан килгән кунаклар ТР Президентының һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Сабантуйда катнашучылар исеменә юллаган котлау телеграммаларын укыдылар.
Сабантуй мәйданында иртәдән кичкә кадәр татар җыры яңгырап торды, традицион ярышлар һәм конкурслар үткәрелде. Җыелган халык алдында Татарстан артистлары чыгыш ясады һәм һәр номер тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Шулай итеп, Симферопольдә уздырылган Сабантуй үткән ял көннәрендә эстафетаны Киевка тапшырган иде. Сабантуй Татарстан киңлекләре буйлап кына түгел, ә Кырым һәм Украина буенча да нык адымнар белән атлый.