Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 10 яңа очрагы ачыкланган

30 майдан 5 июньгә кадәрге чорда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 10 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 30 майдан 5 июньгә кадәрге чорда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 10 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татартандагы идарәсе матбугат хезмәте.
Шул исәптән Казанда ВИЧ-инфекциянең – 5, Алабуга районында – 2, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында – берәр, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе учреждениеләрендә 2 очрагы теркәлгән.