“Шәрык” клубы Россиядәге яшьләр милли оешмалары тарихы, эшчәнлеге турында китап әзерли

Бу китап форум вакытында җир шарының төрле өлкәләреннән килүче делегатларга бүләк ителәчәк дип көтелә
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның август аенда Казанда өченче Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Шул нисбәттән “Шәрык” клубы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә, Россия Федерациясендәге яшьләр милли оешмаларының (хәрәкәтләренең, үзәкләренең) тарихы һәм эшчәнлеге турында китап әзерли. Бу китап форум форум вакытында җир шарының төрле өлкәләреннән килүче делегатларга бүләк ителәчәк дип көтелә.
Анда төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары (хәрәкәтләре, үзәкләре) турында мәкаләләр урнаштыру каралган. Татар яшьләренең “Шәрык” клубы президиумы рәсие Мансур Кашапов хәбәр иткәнчә, мәгълүматларны 2008 елның 20 нче июненә кадәр җибәреп бетерергә кирәк булачак.