Самарада Сабантуй быел өлкә татар җәмгыятенең 20 еллыгына багышлап үткәрелә

12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үтәчәк. Ул өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыяте оешуга 20 ел тулуга багышлап уздырыла
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үтәчәк. Ул өлкәнең «Туган тел» татар җәмгыяте оешуга 20 ел тулуга багышлап уздырыла.
Милли бәйрәмебез програмасына Татарстан сәнгать көчләре, өлкәнең Тольятти, Сызрань, Нефтегорски шәһәрләре, Камышлы, Усман, Мансур, Гали авыллары үзешчәннәре, Самараның «Яктылык» мәктәбе һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбльләре концертлары чыгышлары каралган.
Программада шулай ук татарча көрәш, төрле спорт уеннары, бәйгеләр, җыр-биюләр, милли ризыклар конкурслары булачак.
«2008 ел – гаилә елы. Сабантуйга өлкәнең барлык төбәкләреннән дә кунаклар чакырабыз Ир-егетләребез түбәтәйдә, хатын-кызларыбыз милли киемнәрдә килеп бәйрәмебезнең төсен тагын да матурайтырлар дип ышанабыз», - дип белдерә өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте.
Бәйрәмне «Туган тел» җәмгыяте һәм Самара шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте оештыра.
Самара Сабан туе эстафетасын 15 июньдә Сызрань шәһәре ала. Ул шәһәрнең Максим Горький исемендәге паркында узачак.