«Көнбатыш-Көнчыгыш» экспедициясе маршрутында Казан да бар

«Көнбатыш-Көнчыгыш» маҗаралы экспедициясендә катнашучылар сәяхәткә 23 июньдә Санкт-Петербургтан чыгып китәчәк
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). «Көнбатыш-Көнчыгыш» маҗаралы экспедициясендә катнашучылар сәяхәткә 23 июньдә Санкт-Петербургтан чыгып китәчәкләр һәм ул 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Экспедиция маршруты картасына күз салганда, сәяхәтчеләр, әйткәнебезчә, Санкт-Петербургтан чыгып китеп, Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Пермь, Екатеринбург һәм шулай ук Себер шәһәрләре буйлап Монголиягә барып җитәчәк һәм Гоби чүлен кичеп Кытайга юл алачак. Димәк, ул Россия, Монголия, Кытай, Казакъстан һ.б. Көнчыгыш илләрен кичәчәк. Анда катнашучылар бу маршрутны 165 көндә узарга планлаштыра. Проект барышында алар фото- һәм видеога төшерү, этнографик типажлар җыю, һәм шулай ук мәкальләр һәм әйтемнәр җыю эше белән шөгыльләнәчәк.
Экспедиция барышында җыелган материаллар Россиянең төрле почмакларында җәелдереләчәк сигез фотокүргәзмәгә куелачак; «Телесәяхәт» телеканалында атна саен әлеге экспедиция турында тапшырулар эфирга чыгачак; кайту белән документаль фильм төшереләчәк.
Катнашучылар фикеренчә, әлеге экспедициянең кабатланмаслыгы - маршрутның Көнчыгыштагы борынгы зур империяләр – һуннар дәүләте, Чыңгызхан империясе, Аксак Тимер (Тамерлан) һәм Кытай империяләре һәм төрки каганатлар аркылы узуында.
Экспедициядә катнашучылар Ауразиянең иксез-чиксез киңлекләрен поездларда, теплоходларда, автобусларда, хәрби йөк машиналарында, велосипедларда һ.б. транспортта иңләячәк. Экскурсия барышында сәяхәтчеләр дөньяның өч иң биек – Эверест, К-2 һәм Канченджанги таулары түбәләрен, Гоби һәм Такла-Макан чүлләрен якыннан күрәчәк, дистәләгән милли паркта һәм тыюлыкларда булачак, Монголиянең күчмә кабиләләренең юрталарында һәм тибетлыларның таш йортларында куначак.
Экспедициядә катнашучыларның «РФдәге Ислам» порталына хәбәр итүенчә, сәяхәт барышында «Көнбатыш-Көнчыгыш» ачык проектында теләгән һәркем катнаша ала.