Ауропа үзәгендә татар Сабан туе узды

7 июньдә Чехия башкаласы Прага янындагы Выжловка авылындагы күл буенда менә инде алтынчы тапкыр Сабантуй бәйрәме узды
(Прага, 9 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 7 июньдә Чехия башкаласы Прага янындагы Выжловка авылындагы күл буенда менә инде алтынчы тапкыр Сабантуй бәйрәме узды.
Шимбә көндезге сәгать 12дә бирегә Прага, Теплица, Брно һәм башка шәһәрләрдән махсус ялланган автобус һәм шәхси машиналарда Сабантуй кунаклары җыелды. Бәйрәм “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйльфанов һәм Сабантуйны оештыручыларның берсе - Лилия Махианова сәламләве белән башланып китте.
Казаннан килгән вәкиллек җитәкчесе Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәистәше Римзил Вәлиев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын укыды. Анда Сабан туйларының милләттәшләрне һәм халыкларны дуслаштыру, берләштерү чарасы булуы әйтелә.
Шулай ук Римзил Вәлиев кунакларга Татарстан, татарлар, Сабантуй турында кыскача мәгълүмат бирде. Ул 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек хәзердән үк башланып китүен һәм Универсиада вакытында Казанда беренче тапкыр Бөтендөнья Сабан туе булачагын җиткерде.
Туган илдән килгән делегациядә Татарстанның халык артисты, баянчы Рөстәм Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова һәм Татарстанның Россиядәге вәкиллеге хезмәткәре Зөһрә Миңнеханова бар иде. Артистларның чыгышлары Прага Сабан туена килгән милләттәшләрне һәм кунакларны нык сокландырды.
Сабантуйда Чехиянең төрле шәһәрләрендә гомер кичерүче татарлар, вакытлыча Татарстан һәм Башкортстаннан югары белем алырга килгән студентлар, казакълар, чехлар, урыслар катнашты. Аларның һәркайсы аралашты, уеннарда, ярышларда катнашты.
Сабан туенда аркан тартышу, капчыкта сикерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, капчык белән сугышу, кашык белән су ташу уеннары бигрәк кызык булды. Бу уеннарда балалар бигрәк тә теләп катнашты. Алар бәйрәм азагында таралырга да теләмәделәр. Көнчыгыш Ауропада туган татар балалары өчен җыр-биюләр дә, тәмле итеп пешерелгән татар ашлары да бик тансык булып чыкты. Һәркем үзе берәр ризык пешереп килгән иде. Өстәл өчпочмак, вак бәлеш, коймак кебек ризыклардан сыгылып торды. Башка милләт вәкилләре аларны бик яратты.
Прага Сабан туеның бик мөһим үзенчәлеге – чит телләрдә сөйләшергә күнегә башлаган, Ауропа яшәү рәвеше белән таныш булган кечкенә балаларның татар милли гореф-гадәтләре, милләтнең асыл сыйфатлары белән танышу бәйрәмгә килүчеләрне бигрәк тә куандырды.