Уфада гаилә мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия җыены үтте

Уфада гаилә мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия җыены үтте

(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада кичә гаилә мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия конгрессы булып үтте. “Полиэтник җәмгыятьтә гаилә мөнәсәбәтләре” дип аталган конгресска илнең күп төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да галимнәр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре җыелды.

“Гаилә проблемаларын эзмә-эзлекле хәл итү бүгенге җәмгыятьнең уңышлы үсешен тәэмин итүдә төп нигезләрнең берсе”, - дип ассызыкланды бу җыенда. Башкортстан ягыннан чыгыш ясаучылар республикада гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә башкарылучы эшләр, яңа башлангычлар турында сөйләде. Демографик проблемалар бар илдә киеренке хәлдә. Шул ук вәзгыять, әлбәттә инде, Башкортстанның да урап узмаган. Әмма гомум Россия күрсәткечләренә караганда, республикада хәл бераз яхшырак. Шулай да бу тынычланырга сәбәп бирми. Әле Башкортстанда 2015 елга кадәр исәпләнгән демографик сәясәт программасы эшли. Аны тормышка ашыруда аеруча яшь гаиләләргә ярдәм итүне беренче урынга кую кирәклеге әйтелде конгресста.

Бу мәсьәләгә җыенда чыгыш ясаган Башкортстан Үзәк диния нәзараты рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин да зур игътибар бирде. Тәнәфес вакытында журналистлар белән әңгәмәсендә дә балаларга һәм яшьләргә дөрес тәрбия бирү кирәклеген әйтте ул. “Яшьләр иманлы булса гына яхшы гаиләләр кора алырлар”, - ди Тәлгать Таҗетдин. – Ә хәзер урамнарда яшь кенә кызлар шешә күтәреп сыра чөмереп йөри. Ә бит алар киләчәктәге ана буласы кешеләр. Менә нәрсә борчый бигрәк тә. Мондый күренешләргә гаилә белән дә, бар дәүләт дәрәҗәсендә дә көрәшергә кирәк”.

Уфада гаилә мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия конгрессында катнашучылар эш азагында берничә карар да кабул итте. Бер карарда Башкортстанда “Россия гаиләсе” дип аталган оешманың бүлеген ачу тәкъдиме хуплана. Башка карарларда да гаиләне яклауга юнәлтелгән теләкләр әйтелә.