Түбән Кама химиклары “Күңелле стартлар”да җиңү яулады

Түбән Кама химиклары “Күңелле стартлар”да җиңү яулады

(Түбән Кама, 9 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада физик тәрбия коллективлары беренчелеге узды. Ярышларда шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.

“Күңелле стартлар”да “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте вәкилләре җиңү яулады. Үз көндәшләрен артта калдырып, предприятие хезмәткәрләре гомумкоманда зачетында алтын медальләргә лаек булды. Түбән Камада мондый ярышлар елга ике мәртәбә уза. Агымдагы елның март аенда үткән шәһәрнең физик тәрбия коллективлары беренчелегендә дә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ вәкилләренә тиңнәр булмаган иде.