Россиянең махсуслаштырылган белем һәм тәрбия йортлары җитәкчеләре Казанга җыела

Россиянең махсуслаштырылган белем һәм тәрбия йортлары җитәкчеләре Казанга җыела

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 13 -15 июнь көннәрендә Казанда махсуслаштырылган белем һәм тәрбия учреждениеләре җитәкчеләренең Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.

Бергә җыелуның максаты – катлаулы тормыш шартларына куелган балалар арасында профилактика эшләрен алып бару, мәшгульлеген тәэмин итү, аларны җәмгыять тарафыннан реабилитацияләүдә ведомстволар хезмәттәшлегенең ролен күтәрү. ТР Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Социаль яклау министрлыклары җитәкчеләре Россиянең 80 төбәгеннән килгән белгечләрне балигъ булмаганнар арасында сукбайлык, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстанда тупланган тәҗрибә белән таныштырырга җыена. Конференциядә катнашучы дин әһелләре исә үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү мәсьәләсен күтәрәчәк. Конференциянең пленар утырышы 14 июньгә планлаштырылган. Соңрак семинар секцияләрдә эшен дәвам итәчәк. Секцияләр Тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм үсмерләр өчен республиканың махсуслаштырылган гомуми белем бирү мәктәбе (Казанның Рәхимов урамында), Раифадагы ябык типтагы 1 нче махсус һөнәр училищесы һәм Казан тәрбия колониясе базасында үтә.