Ләбиб ЛЕРОН: «Балаларын чын күңелдән яраткан ата-аналар үз кадерлеләре өчен газета-журналга гына акча таба алалар»

Ләбиб ЛЕРОН: «Балаларын чын күңелдән яраткан ата-аналар үз кадерлеләре өчен газета-журналга гына акча таба алалар»

Балалар интернет белән «җенләнгән», әдәби китапларны тотып та карамый дигән заманда, яшь буын үзләренең көндәлек тормышы турында язган газета-журналлар белән кызыксынамы? Республикада татар телендә нәшер ителүче матбугат басмалары үз укучыларын җәлеп итү өчен нинди алымнар куллана? Балалар һәм яшүсмерләрнең милли басмаларын саклап калу өчен нәрсәләр эшләү зарур? «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән чираттагы интернет конференциядә шул сораулар күтәрелде. Бу мәсьәләдә үз фикерләре белән “Ялкын” журналы баш мөхәррире Эльмира Закирова, «Салават күпере» журналы баш мөхәррире урынбасары Ләбиб Лерон һәм «Сабантуй» газетасы баш мөхәррире Айдар Гимадиев уртаклашты.

Балалар һәм яшүсмерләрнең иң яратып укыган матбугат басмалары белән кызыксыну кимемәдеме? Чөнки мәгълүмат алу өчен хәзер нинди генә чаралар юк бит.
Э.З.: «Ялкын» журналын инде бик күп буын балалары укып үсте һәм аны элек тә үз иттеләр, бүген дә яратып укыйлар. Аның тарихы 1924 елның мартына барып тоташа. Шунысы кызык, журнал беренче тапкыр Мәскәүдә чыккан һәм ул «Кечкенә иптәшләр» дигән исемне йөрткән. Аннары «Октябрь баласы», «Пионер», «Пионер каләме» исемнәре белән дөнья күргән. Һәм менә 50 нче еллардан соң горур рәвештә «Ялкын» исемен йөртәбез. Журналны башлап оештыручыларның берсе, ул, каһарман-шагыйрь – Муса Җәлил. Унсигез яшьлек егеткә шул чорда татар-башкорт балалары өчен шундый журнал чыгару бурычы йөкләнә. Шул ук Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш журналның җаваплы сәркатибе булып эшләгән. Гомумән, күп кенә журналист-язучыларның иҗаты нәкъ менә «Ялкын»нан башланган. Әлбәттә, еллар узган саен журнал үзе дә һәм аның укучылары да үзгәрә тора. Ләкин, һәр чорда да максаты бер – балаларга үрнәк тәрбия бирү, иҗатка өндәү һәм һәрвакыт балаларның дусты булып калды әлеге басма. Халыкара балаларны яклау көнендә безнең редакциянең иҗат төркеме бу уңайдан чаралар булган урыннарны күзәттеләр, бай материаллар тупладылар. Аңа кадәр генә яшь хәбәрчеләребез Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән очрашып, үз яшьтәшләре күтәргән проблемалар хакында сөйләделәр, аларны чишү юллары белән кызыксындылар.

«Салават күпере» «Ялкын»га караганда шактый яшь басма. Әмма моңа карамастан, аның үз мәсләге, үз кыйбласы дигәндәй, укучылар да аны бик тиз үз итеп өлгерде. Бүгенге көндә журнал ничек яши, укучыларыгызга ниди кызыклы материаллар тәкъдим итәсез?
Л.Л.: Дөрестән дә, «Салават күпере» әле яшь басма, аның беренче саны 1990 елның мартында дөнья күргән иде. Шулай да бик кызыклы гына тарихыбыз бар һәм күп кенә иҗат кешеләренә дә үсеп, тагын да киңрәк иҗат мәйданына чыгарга юл ачты безнең басма. Мисал өчен, хәзер «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова «Салават күпере»нең баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән иде. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, балалар язучысы Рафис Корбан да бездә җаваплы сәркатип булып эшләп китте. Тагын бик күпләргә канат куеп очырды бу журнал.

Бүгенге көндә 15 мең укучыбыз-әбүнәчебез бар һәм алар белән даими рәвештә шушы журнал аша элемтәдә торабыз. Безне чит илләрдә дә алдыралар, Шотландиядән бер татарча өйрәнергә теләгән галим Казаннан «Салават күперен» алып китеп, киләчәктә дә журналны даими рәвештә җибәреп торуыбызны сорап мөрәҗәгать иткән. Финляндия, хәтта Америкада да укучыларыбыз бар, алардан даими рәвештә хатлар килеп тора. Әлбәттә, безнең төп укучыларыбыз һәм авторларыбыз балалар булып кала, алар нәкъ менә безнең журнал битләрендә каләм һәм пумала чарлап, үзләренең язмалары һәм рәсемнәрен урнаштырып, тора бара шушы «Ялкын» һәм «Сабантуй»ның укучыларына, авторларына әйләнә.

Айдар әфәнде, «Сабантуй»да без кечкенәдән үк яратып алдыра торган газеталарның берсе. Дөрес, ул элек «Яшь ленинчы» дип атала иде. Карап торам, газета үзгәрмәгән кебек?
А.Г.: Формасы шул ук, ләкин балаларның яратып укый торган басмасы күпкә үзгәрде. Чөнки бүгенге көндә беренче чиратта визуаль информация, инфографика дигән әйберләр килеп керде, рәсемнәр күбрәк файдаланыла. Балалар да бит мәгълүматны бик тиз кабул итүгә күнектеләр, телевидение, интернет-сайтлар аша. Шуңа күрә без газетада заман белән бергә атлап барырдай сәхифәләр ачтык. Мәсәлән, компьютерлар өйрәнү буенча «Виртуаль дөнья» дигән сәхифә, малайлар өчен махсус «Егет буласым килә» дигән аерым рубрикалар, кызлар өчен дә шундый ук махсус сәхифәләр зур кызыксыну белән укыла газетада. Газетаның интернет-сайты да булдырылды. Ул интернет-сайтны укучылар саны хәзер газета укучыларга караганда күбрәк тә булып килә, көн саен 40 лап бала керә безнең сайтка. Безнең адресатлар 9-13 яшьләрендәге балалар һәм газетаның үз урыны бар. Заман белән атлап бармасаң, укучыларыңны нинди дә булса яңалыклар белән кызыксындырмасаң, газетаның тиражы төшәр иде. Бүгенге көндә безнең 11 мең укучыбыз бар. Ләкин демографик хәл, балалар саны елдан-ел кими бара. 120 мең татар баласы бар, якынча, әгәр без шуның уннан бер өлешен тотып тора алабыз икән, бу начар күрсәткеч түгел.

Балалар басмаларының бер үзенчәлеге, безнең укучыларыбыз гел үзгәреп тора һәм безнең кебек басмаларга да үзгәреп торырга кирәк.
Э.З.: Балаларның фикер йөртүе дә башка хәзер. Алар мөстәкыйльрәк була баралар, бәхәсләрдә катнашалар, төрле проблемалы мәсьәләләрне китереп чыгаралар һәм аны чишү юлларын да үзләре күрсәтә беләләр.

Балалар газета аша нәрсәләр белән кызыксына хәзер?
Э.З.: Ел саен без социологик сораштыру уздырабыз һәм сораулар бик җиңел һәм җавап бирергә дә уңайлы итеп куела. Җаваплар төрле, әйтик һөнәр сайлауга килгәндә, хәзер үсмерләргә юрист, икътисадчы һөнәрләре бик охшый икән. Шунысы безне бик сөендерә, журналистикага тартылган, үзләре язуга керешкән балалар бик күп булып китте. Аннары компьтерлар, аңа бәйле технологияләр белән кызыксыну, мавыгу нык артты. Шул максаттан сайтыбызны яңа гына ачып җибәрдек һәм киләчәктә аңа керүчеләр дә артып торыр дип ышанабыз.

Яшүсмерләр чит илләр, андагы яшьтәшләренең тормыш-көнкүреше, алардагы уку-укыту системасы турында бик күп сорап язалар. Төрле бәхәсләрдә катнашырга, хәтта Президент, министрлар белән кара-каршы утырып әңгәмә корасылары, сораулар бирәселәре килә балаларның. Малайлар спортны ярата, кызларга исә мәхәббәт кирәк. Психологка караган сораулар, сер итеп кенә сөйләшә торган темалар аеруча актуаль.

Балалар белән эшләгән кеше иң беренче чиратта психолог булырга тиеш, диләр. Бу шулай ук балалар матбугат басмаларында хезмәт итүчеләргә дә кагыладыр. Чөнки аларның язмаларын укыганда, җавап язганда да үсмерләрнең психологиясен аңлау, тоемлау, алар белән балалар телендә сөйләшә, шул ук вакытта олыларча җавап, киңәш тә белү зарурдыр?
Л.Л.: Балалар безгә бик күп хатлар язалар һәм без дә үз чиратыбызда аларны шулай кызыксындырып торабыз, ягъни иҗади конкурслар тәкъдим итәбез. Ниндидер ярыш формасында булса, аны балалар көтеп кенә торалар. Кайбер укучыларыбыз шундый конкурсларга дүртәр, бишәр мәкалә җибәрә. Мәсәлән, Азнакайдан Римма Шәехова, Марат Шәеховлардан берничә хат килде.

Без әле шушы журнал эчендә кушымталар да чыгарып киләбез. Әйтик, «Сыбызгы» кушымтасы һәм алга таба «Сыбызгы сәләт» тә дөнья күрәчәк. Талантлы балалар бик күп безнең һәм аларны вакытында күреп алып, үсәргә, ачылырга мөмкинлек бирергә кирәк. Күп кенә талантларны да ача балалар матбугаты. Әйтик, заманында Муса Маликов, яшь шагыйрә Лиана Әмирхановалар иҗаты иң элек шушы газета-журналларда яктыртылды. Җыр җырларга, нәфис сүз сөйләргә сәләтле балаларны табу, алар хакында күбрәк язу, шигырьләрен бастыру өчен киң мәйдан бирү дә инде безнең максатыбыз. Ә андыйлар бездә бихисап.

Тираж мәсьәләрегез ничек тора, сезгә язучылар кимемиме?
А.Г.: Һәр басмада хәл төрлечәдер инде. Безгә килгәндә, «Сабантуй»га даими язып торучы 250ләп авторыбыз җыела бер елга, монда өлкәннәр дә, балалар да керә. Редакциядә балаларның активлыгы кимүен сизмибез. Сыйфат мәсьәләсенә килгәндә, без яхшы материалларга гына урын бирәбез. Элек бәлкем шундый принцип булгандыр, бераз төзәткәләп газетага куюлар. Әмма хәзер алай эшләмәскә тырышабыз, чөнки шуңа карап башкалар да иярә.

Тиражга килгәндә, ул һәр басманың сыйфатыннан тора. Әгәр дә анда укый торган әйбер бар икән, аны бала гына түгел, әти-әнисе дә, әби-бабасы да укый. Аннан соң базар икътисады шартларында яшибез, биредә инде көрәшергә туры килә. Бигрәк тә бәяләр белән.

Э.З.: Безнең элек татарлар яшәгән чит өлкәләрдә дә газета-журналларыбызны күпләп алдыралар иде. Ә хәзер Татарстаннан аз гына читкәрәк чык, бәяләр бермә-бер арта, бу да безнең эшкә кырын суга.

Л.Л.: Әлбәттә, төп таянычыбыз Татарстан булып кала. Шул ук вакытта иң беренче чиратта ата—аналарның матбугатка карата уңай мөнәсәбәте булырга тиеш. Балаларын яраткан әти-әниләр үз нарасыйлары өчен газета-журналга гына акча таба алалар. Көн саен тундырмага 5-6 , яки ай саен 100 әр сум телефонга акча тоталар, ә газета-журналга язылу турында сүз чыкса, кыйммәтсенә башлыйлар. Безнең кебек газета-журналларны укып үскән балалар беркайчан да начар юлга басмаслар дип уйлыйбыз һәм әти-әниләр дә үз кадерлеләренең әдәпле, тәртипле, һәр яктан мәгълүматлы, кызыксынучан булып үсүләрен телиләр икән, мондый газета-журналларны алдыралар инде.

Татарстанда Хәйрия елы уңаеннан төрле чаралар оештырыла. 1 июнь - балаларны яклау көнендә дә төрле акцияләр үтте, телевизион марафон оештырылды. Балаларны бүгенге көндә нәрсәдән якларга кирәк дип уйлыйсыз?
Э.З.: Балаларны кайчагында укытучыларыннан да, әти-әниләреннән дә якларга кирәк дигән фикердә мин. Урамдагы ямьсез күренешләрдән, шул ук җәмгыять кешеләреннән дә яклау зарурдыр. Һәрберсен игътибарга алып карасаң, балаларга түбәнсетеп, кыерсытып караулар адым саен очрый тора. Балалар бушлай белем алуга, ял итәргә, сәламәтлеген сакларга тиеш, тик кайвакытта әлеге кануни маддәләр дә бозыла бит. Хәйрия эшчәнлеге дигәннән, без дә аннан читтә калмыйбыз, әле күптән түгел генә Арчада, Сабада, Теләчедә булып кайттык.

Л.Л.: Чыннан да бер язучы да әйткән бит, балаларны өлкәннәрдән саклау кирәк, дип. Моны төрле мәгънәдә аңлап була. Безнең иң беренче чиратта балаларга җитди игътибарыбыз булырга тиеш. Безнең тарафтан яшь буынга карата битарафлык, игътибарсызлык яшәсә, ул юньлегә илтмәс.

Э.З.: Аннан, форсаттан файдаланып интернет тыңлаучыларга әйтәсем килә, бәлкем араларында яшүсмерләр дә бардыр, сезне нәрсә борчый, нәрсәдән сез канәгать түгел, килеп туган проблемаларны үзегез ничек чишәр идегез, кемнәр белән серләрегезне уртаклашасыгыз килә, болар хакында безгә, балалар матбугатына языгыз. Без аларны бергәләп хәл итү юлларын эзләшербез. Аралашып яшик.

Әңгәмәне журналист Сөләйман НӘҖМИЕВ алып барды