КДУ француз теле кафедрасы җитәкчесенә Франциянең “Сәнгать һәм әдәбияттагы казанышлар өчен” ордены Кавалеры исеме бирелгән

КДУ француз теле кафедрасы җитәкчесенә Франциянең “Сәнгать һәм әдәбияттагы казанышлар өчен” ордены Кавалеры исеме бирелгән

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Казан дәүләт университетының француз теле кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Эльмира Хәбибуллинага Франция Республикасының “Сәнгать һәм әдәбияттагы казанышлар өчен” ордены Кавалеры исеме бирелгән.

Эльмира ханым бу хакта Франция Мәдәният һәм коммуникацияләр министрлыгының рәсми хәбәрен агымдагы елның апрелендә үк алган. Министр имзалаган хатта бу орденның “Франция Республикасының дүрт ведомство орденының, димәк, дәүләтнең мактаулы бүләкләренең берсе” булуы әйтелә. Хатта шулай ук әлеге исемнең сәнгать һәм әдәби әсәрлән иҗат итү өлкәсендә аерылып торган, яки Франциядә һәм дөньяда мәдәниятне тарату эшенә зур өлеш керткән шәхесләргә бирелүе ассызыклана.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның француз теле укытучылары җәмгыяте рәисе, ТРда француз теле һәм француз цивилизациясенә теләктәшлек хәйрия фонды рәисе, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Эльмира Хәбибуллина Франциянең Академия пальмалары ордены кавалеры да. Әлеге мактаулы исемнең аңа узган елның октябрендә Казанда “Альянс Франсез” җәмгыятен ачу тантанасында Франциянең Россиядәге ул вакыттагы илчесе Жан Каде әфәнде тапшырган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Э.Хәбибуллина - 1993-1997 елларда Парижда Көнчыгыш телләре һәм цивилизацияләр институтында (INALCO) вузара контракт буенча эшләү чорында Франциядә татар теле һәм татар цивилизациясенең (татар халкы тарихы, мәдәнияте, традицияләре, географиясе) үсеш нигезләре буенча белем биргән тәүге мөгаллим.