Башкортстанда бу атна азагында да Сабантуйлар дәвам итә

Башкортстанда бу атна азагында да Сабантуйлар дәвам итә

(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу атна азагында да Башкортстанда халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар, шаулап-гөрләп, кырыкка якын районда үтәчәк. Аларга республиканың югары җитәкчеләре, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары, Хөкүмәт вәкилләре дә бара һәм урынннардагы халыкны котлап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә тапшырачак.

Сабантуйлар Башкортстанда май аеның соңгы атнасында ук башланып киткән иде. Узган атна азагында да берничә районда һәм шәһәрдә милли бәйрәмебез бик зурлап билгеләнде. Бүздәк районы үзәге оештырган Сабантуйга премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов барып бәйрәм шатлыгын уртаклашты.

Сабантуй бәйрәмнәре узган районнарда җирле хакимиятләр, һәр елдагыча, бик күп бәйгеләр оештыра, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшыра.

Һәр җирдә, төрледән-төрле бәйгеләр белән бергә, көн озыны җыр-моң яңгырый. Язгы эшләрнең уңышлы тәмамлануы да милли бәйрәмебезнең ямен арттыра, кәефләрне күтәренке итә.

Быелгы соңгы сабантуйлар Башкортстанның тагын да берничә районында киләсе атнада узачак. 15-17 июнь көннәрендә Чакмагыш районында “Салават җыены” дигән бәйрәм барышында да Сабантуй бәйрәме була. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән йөзләрчә кунак та катнашачак.