Башкортстан Президенты тагын да мәхкәмәгә бирә

Башкортстан Президенты тагын да мәхкәмәгә бирә

(Уфа, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов чираттагы мәхкәмә эшенә башлангыч салды. Бу юлы да Россиянең НТВ телевидение каналына бәйле мәхкәмә ул.

Мортаза Рәхимов әлеге телеканалның “Максимум” дигән программасында 10 март көнне чыккан тапшырудагы белдерүләрне ошатамаган. Анда элек Башкортстанда зур вазыйфалар башкарып киткән Александр Веремеенко әйткән фикерләр Рәхимов әфәнденең ачуын кабарткан. Александр Веремеенко Башкортстанның ягулык-энергетика тармагы турында сөйләгәндә, “Рәхимовлар кланы бу тармакны үз файдасына гына эшләтә” дигәнрәк белдерүләр ясаган. Мәгълүм ки, Александр Веремеенконың бертуганы Сергей Веремеенко 2003 елда президент сайлаулары барышында Мортаза Рәхимовның көндәше булган иде.

Мортаза Рәхимовның дәгъвалары буенча беренче мәхкәмә утырышы атнакич көнне Мәскәүнең Преображен районы мәкхәмәсендә үтте. Әмма анда, кайбер әзерлек эшләрендә төгәлсезлекләр китү сәбәпле, утырыш нәтиҗәсез тәмамланды. Шул ук вакытта Мортаза Рәхимовның яклаучы адвокаты бу утырышларны Уфага күчерүне сорап мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә бу сорауны канәгатьләндерде. Әмма Веремеенко ягы һәм НТВ телеканалы бу карарны кире каратачагын ышандырды.

Шулай итеп Мортаза Рәхимов быел гына да НТВ телевидение каналын һәм анда чыгыш ясаган кешеләрне икенче тапкыр мәхкәмәгә бирде.