Бүген Татарстан укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра

Бүген Татарстан укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары Россия тарихы һәм физикадан Бердәм дәүләт (республика) имтиханы тапшыра. Шунысын әйтергә кирәк, Россия тарихы буенча бердәм имтиханның Татарстанда әле беренче тапкыр уздырылуы. Ул 20062007 уку елында гына имтихан предметлары исемлегенә өстәлгән иде.

ТР Мәгариф һәм фән минисрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, быел чыгарылыш сыйныф укучыларынынң 74 проценты Бердәм дәүләт һәм Бердәм республика имтиханнарында катнашырга теләк белдергән. Татар, рус телләреннән һәм математикадан имтиханнар узды инде. Чираттагы сынау 13 июньдә – химия һәм җәмгыять белеменнән. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм имтиханнар 16 июньдә биология буенча белемнәрне сынау белән тәмамлана. Җитди сәбәпләр аркасында билгеләнгән көнендә Бердәм имтихан тапшыра алмаучыларга аны резерв көнендә – 21 - 22 июньдә бирү мөмкинлеге тудырыла.

Ә урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә керергә теләүче узган еллардагы чыгарылышлар өчен Бердәм имтиханнарның икенче дулкыны июль аенда уздырыла. Бүгенге көндә шундый 2760 кешедән гариза алынган.

Быел республика территориясендә Бердәм имтиханнарны уздыру өчен 135 пункт билгеләнгән. Укучыларның эшләрен махсус әзерлек үткән 622 эксперт (шуларның 100 – вуз һәм урта махсус уку йортлары мөгаллимнәре) тикшерә.