Бүген Казан шәһәренең иң яхшы эшләүче социаль хезмәткәрләрен котладылар

Бүген Казан шәһәренең иң яхшы эшләүче социаль хезмәткәрләрен котладылар

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген башкаланың «Крутушка» шифаханәсендә Казан шәһәренең иң яхшы эшләүче 200 социаль хезмәткәрен котладылар. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, Татарстанның социаль яклау министры Клавдия Новикова, Татарстанның социаль яклау министры урынбасары-Казан шәһәренең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Минкина, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина һ.б.лар катнашты.

«Без бүген Казан шәһәренең һәр социаль учреждениесеннән иң яхшы эшләүчеләрне билгеләп узабыз. Бүләкләнүчеләр арасында бу тармакта бик күп еллар көчен куючылар да, яшьләр дә бар. Шундый авыр эштә, хезмәт хакларының аз булуына карамастан, армый—талмый эшләвегез өчен рәхмәт»,—диде Татарстанның социаль яклау министры Клавдия Новикова әлеге тантананы башлап җибәреп.

Бүгенге бәйрәмгә чакырылучы һәр социаль хезмәткәр җитәкчеләре кулыннан мактау грамотасы һәм бүләккә чәй сервизы алды. Моннан тыш, алар алдагы 3 көндә «Крутушка» шифаханәсендә ял итәчәк. Казан шәһәренең социаль яклау идарәсе аларга бәйрәм бүләге итеп шундый юллама тапшырды. Билгеле булганча, 8 нче июньдә социаль хезмәткәрләр көне билгеләнеп узган иде. «Без аларга шушы бәйрәм бүләге итеп, бик матур ял программасы әзерләдек. Көн саен кинозалда аларга Россия прокатындагы яңа фильмнар күрсәтеләчәк. Бильярд уйнау мөмкинлеге тудырылачак. «Зәңгәр күл»гә поход оештырылачак. Моннан тыш, көн дә җырлы—биюле тамаша, концерт программалары да әзерләнә»,—диде Гүзәлия Минкина.

Бүген шулай ук 6 кешегә «Социаль яклау хезмәте отличнигы» дигән мактаулы исем дә бирелде. Бу исем әлеге тармакта югарылыгы ягыннан, «Атказанган социаль яклау хезмәткәре» исеменнән соң икенче урында тора.

Бәйрәм тантанасы җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп барды. Социаль хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котларга татар эстрадасының яшь җырчылары белән бергә Татарстанның атказанган артисты Зөфәр Хәйретдинов та килгән иде.