Бүген – Халыкара дуслар көне

Бүген – Халыкара дуслар көне

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген – Халыкара дуслар көне. Әлеге рәсми булмаган бәйрәм датасы тормыштагы төрле хәлләр һәм үзгәрешләргә карамастан, үз дусларыбызга аларның безнең өчен ничек кадерле булуларын искәртү һәм шатландыру өчен гамәлгә куелган.

Бәлки бу бәйрәм күпмедер вакыт узганнан соң, дуслар белән бергә җыелып, күңелле хәбәрләр һәм якты хатирәләр белән уртаклашыр өчен менә дигән сәбәп булыр, дип киңәш итә Calend.ru.