Чаллы депутатлары кискен мәсьәләләр хакында фикер алышты

Чаллы депутатлары кискен мәсьәләләр хакында фикер алышты

(Чаллы, 9 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Бүген Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр советының XIII утырышы узды. Депутатлар бюджет оешмалары өчен хезмәт хакларының яңа ставкаларын, юридик затлар өчен бюджет кредитлары бирү турындагы нигезләмәне һәм 2006 елгы шәһәр бюджетына төзәтмәне кабул итте.

Халык ышанычлылары шулай ук лотереялар һәм аларның реестрын алып бару тәртибе, табигать саклау күздә тотылган җирләрдә хуҗалык эшчәнлеген чикләү, чүп-чар җыю, чыгару, көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү турындагы нигезләмәләрне кабул итү өчен тавыш бирде. Башкарма комитет структурасында да үзгәрешләр булды, аның хезмәткәрләре 447дән 489 кешегә кадәр арттырылды.

Сессия ахырында депутатлар яшь гаиләләр өчен республика һәм федераль бюджеттан финансланучы торак төзелеше программасы хакында фикер алышты. Депутат Михаил Золотухин белдергәнчә, республика казнасыннан 450 миллион сум бүлеп бирелгән инде, тагын 200 миллионы Мәскәүдән киләчәк.

Сессия башында шәһәр советы депутатлары Васыйл Каюмов һәм Уел Хөсәенов “Дәүләт Думасы. 100 ел” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.