13 түбәнкамалы тычкан авыруы йоктырган

13 түбәнкамалы тычкан авыруы йоктырган

(Түбән Кама, 9 июнь, "Татар-информ", Сергей Толмацкий). Дача сезоны башлану белән Түбән Камада тычкан авыруы таралу очрагы артты. РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, соңгы ике атнада “тычкан авыруы” диагнозы 13 түбәнкамалыга куелган.

Унике кеше әлеге авыруны үзләренең өй янындагы участокларында йоктырган. Барлык авыручылар хастаханәләргә салынган. Табиблар сүзләренә караганда, әмма әлегә эпидемия турында сөйләргә иртә. Алар фикеренчә, инфекция йөртүче булып түбәнкамалылар үзләренең дача участокларында саклый торган кием һәм азык-төлек торган.