"Хонда" йөк машинасы белән бәрелү нәтиҗәсендә дүрт кеше үлгән

"Хонда" йөк машинасы белән бәрелү нәтиҗәсендә дүрт кеше үлгән

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында автомобиль катастрофасы нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелгән, Казан-Яшел Үзән автоюлының 27нче километрында "Хонда" автомобиле йөк машинасына килеп бәрелгән.

"Хонда" автомобиле белән Чувашия Республикасында яшәүче идарә иткән. Ул тизлекне арттырган һәм машина белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыгып, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче йөрткән "КамАЗ" автомобиленә килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә "КамАЗ" кюветка төшеп киткән һәм әйләнгән, йөртүчесе зыян күрмәгән. Ә менә "Хонда"ның йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Аларның үле гәүдәләре Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары ярдәме белән машинадан алынган.