news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветераннар оешмасы вәкиле, әфганчы: Хәзерге яшьләр Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый

«Яшьләр аяз күк астында әби-бабайларыбыз, әтиләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә яшәгәнебезне аңлый», — ди Александр Поляков.

Ветераннар оешмасы вәкиле, әфганчы: Хәзерге яшьләр Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Александр Поляков фикеренчә, бүгенге яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен аеруча нык аңлый.

«Парадта балаларның күпләп катнашуы сөендерде. Соңгы елларда яшьләр Бөек Җиңүнең кадерен тагын да ныграк аңлый башлады. Алар үзләре яшәгән авыл тарихын, нәселен, мәдәни мирасны өйрәнергә омтыла. Мондый патриотик хисләр, буыннарга карата хөрмәт, мәхәббәт хисе көчәя барыр дип уйлыйм», — диде ул.

Александр Поляков Меңьеллык мәйданында узган Җиңү парадын онытылмаслык бәйрәм, дип атады.

«Бүгенге парад искиткеч булды. Мондый парадның булганы юк иде әле. Һәр чыгыш тирәнтен өйрәнелгән, нечкәлекләргә кадәр искиткеч. Кремль буенда меңләгән кеше бүгенге якты бәйрәмне үткәрергә җыелды. Бу — онытмаслык бәйрәм. Республика өчен бу — зур нәтиҗә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100