news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугыш чоры баласы: Ул елларда сәләтле малайлар да укый алмый калды

Дамир Шәрәфетдинов яшь егетләрнең колхоз эшендә хезмәт итүләре турында искә алды.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Балык Бистәсе районы Ямаш авылында яшәүче, балачагы сугыш чорына туры килгән Дамир Шәрәфетдинов Бөек Ватан сугышыннан соң авылындагы егетләрнең белем ала алмый калуын әйтте.

«Сугыш заманнарында ачлык булды. Сәләтле малайлар укый да алмый калды, дүрт класс бетергәннән соң, колхоз эшендә хезмәт куйдылар», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дамир Шәрәфетдиновның әтисе Ширияздан пехота гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Ул Витебск, Владимир, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде», — дип искә алды ул.

«Әтием укытучы иде. Ул 1945 елның сентябрендә исән-сау кайтты, 1982 елда вафат булды», — ди ул.

Бөек Ватан сугышы башланган вакытта Дамир Шәрәфетдиновка өч ай булган.

Ул үзе 1960-1964 елларда дүртенче су асты көймәләре эскадрасында Заполярьеда хезмәт итүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100