news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Дамир Йосыпов Җиңү парады колоннасында танкта йөрде

«Җиңү яулаган танклар, легендар техника колоннасында бару — бик зур горурлык», — диде очучы.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов Екатеринбург янындагы Югары Пышма шәһәрендә Җиңү көнендә ИС-3 танкында йөрде. Бу хакта РИА Новости яза.

Пассажирлар утырган самолетны Мәскәү янындагы кукуруз басуына утырткан герой Дамир Йосыпов әйтүенчә, ул танк батальонында хезмәт иткән һәм механик-йөртүче булып эшләгән. Аның сүзләренчә, армиядә нәкъ менә ИС-3 танкы белән идарә иткән.

«Җиңү көне — барыбыз өчен дә иң дулкынландыргыч бәйрәм. Парадта катнашу зур горурлык. Җиңү яулаган танклар, легендар техника колоннасында бару — бик зур горурлык», — диде очучы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100