news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев ветераннарга көн саен ярдәм итәргә кирәклеген искәртте

Россия Дәүләт Думасы депутаты фикеренчә, ветераннарга җәмәгатьчелек, яшьләр, мәктәп балалары һәрдаим ярдәм күрсәтеп торырга тиеш.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга бәйрәмдә генә түгел, көндәлек тормышта да игътибар бирергә кирәк булуын искәртте

«Азат илдә яшәвебез, укуыбыз, эшләвебез белән без ветераннарга бурычлы. Хөкүмәт кенә түгел, күршеләр, яшьләр, мәктәп балалары да аларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп, ихтирам итеп торсын иде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Депутат Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга сәламәтлек теләде. «Аларга һәрчак туганнарыннан, җәмәгатьчелектән зур игътибар булсын иде. Алар, кызганыч, хәзер бик аз калды», — диде ул.

Марат Бариевның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. «Әнинең әтисе — Балтач районыннан Нургаян Сөләйманов, әтинең әтисе — Кукмара районыннан Бари Шәфигуллин. Алар икесе дә сугыштан яраланып кайткан. Икесен дә хәтерлим. Яшьли вафат булдылар», — дип искә алды ул.

«Әбинең ике энесе — Балтач районыннан Зариф белән Газиз Ганиевлар разведкада хезмәт иткән, икесе дә билгесез югалган солдатлар исемлегендә. Без аларны онытмыйбыз», — диде Марат Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100