news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин: Совет сугышчыларының батырлыгын киметеп күрсәтергә ярамый

Геройларны хөрмәтләү һәм сугыш дәһшәтләре турында истә тоту Россиянең «көчле, ирекле һәм заманча дәүләт булуына» нигез булырга тиеш, диде мөфти.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин Россия һәм БДБ илләре халкын Җиңү көне белән котлады. Шулай ук тарихны үзгәртергә һәм совет сугышчыларының батырлыгын киметеп күрсәтергә ярамаганлыгын әйтте, дип яза РИА Новости.

«Тарихчылар бу сугышның кырыс хакыйкатен тамчылап җыюны дәвам итә. Әмма тарихны үзгәртергә ярамый, азат итүче солдатның батырлыгын, халык батырлыгын беркем дә киметеп күрсәтергә тиеш түгел. Әлеге батырлык мәңгелек», — диелә мөфти Равил Гайнетдин мөрәҗәгатендә.

Аның сүзләренчә, геройларны хөрмәтләү һәм сугыш дәһшәтләре турында истә тоту Россиянең «көчле, ирекле һәм заманча дәүләт булуына» нигез булырга тиеш.

Мөфти әйтүенчә, СССР мөселманнары руслар һәм башка милләтләр белән бергә Ватанны сакларга алынды һәм меңләгән ислам дине тотучылар бу сугышта гомерен корбан итте.

«Бу коточкыч сугышта һәлак булган солдатларның, сугыштан соң елларда вафат булганнарның җаннарын Аллаһ кабул иткәндер дип ышанабыз, чөнки алар Ватанны азат итү өчен үз гомерләрен биргән. Бабаларыбызның һәм әтиләребезнең, яу кырында ятып калганнарның һәм өйләренә кире әйләнеп кайтканнарның батырлыгы кабул булсын дип Аллаһка дога кылабыз. Тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгын, батырлыгын да Аллаһ кабул кылсын», — диде мөфти.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100