news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Җиңү бәйрәменә 30 килограмм ботка пешергәннәр

Бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге абый-апаларга кадәр рәхәтләнеп солдат боткасы белән сыйландылар.

Әлки районында Җиңү бәйрәменә 30 килограмм ботка пешергәннәр
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 9 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында Җиңү бәйрәменә килгән халык тәмле солдат боткасы белән сыйланды. Парк уртасындагы кыр кухнясы янында да халык мәш килде. Мондагы тәмле ботка исе бөтен тирә-юньгә таралган иде.

Ашчы кызлар Алия Минһаҗева һәм Алсинә Сәләхиева һәркемне ягымлы елмаеп каршы алды, итле карабодай боткасын мул итеп салып бирде. Ботка янына тәмле кара икмәк тә бар иде.

«Утыз килограмм ботка пешердек. Һәркемгә җитә, тәмле итеп ашагыз», — диде «Йолдызлык» кафесы аш-су осталары.

Бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге абый-апаларга кадәр рәхәтләнеп  солдат боткасы белән сыйландылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100