Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Үлемсез полк» акциясен социаль челтәрләрдә, онлайн-кинотеатрларда карап була
Акция мондый форматта икенче тапкыр уздырыла.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген 15:00 сәгатьтә Татарстан башкаласында «Үлемсез полк онлайн» бөтенроссия акциясе башланды. Трансляцияне «Татар-информ» сайтында карарга була.
Акция мондый форматта икенче тапкыр уздырыла. Һәрбер төбәкнең үз трансляциясе булачак.
Трансляцияне 2021.polkrf.ru сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм телеканалларның битендә, шулай ук Okko, ivi.ru, more.tv онлайн-кинотеатрларында һәм Смотрим.ру. платформасында карарга була.
Моңа кадәр «Үлемсез полк онлайн» акциясенә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылган иде. Ул онлайн-йөрештә әтисе Шаһишәрип Шәймиевнең сурәтен урнаштырды.
Шулай ук онлайн-йөрештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул бабасы Галимҗан Миңнехановның сурәтен урнаштырды һәм республика халкын әлеге акциядә катнашырга өндәде.
«Үлемсез полк» акциясе гадәти форматта 24 июньдә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз