news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Илсур Һадиуллин һәм Наил Мәһдиев мәңгелек ут янында хәтер вахтасында торды

Шәһәр мэры Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 яктабышыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.

Чаллыда Илсур Һадиуллин һәм Наил Мәһдиев мәңгелек ут янында хәтер вахтасында торды
http://nabchelny.ru

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Җиңү парады, елдагыча, «Ватан-ана» һәйкәле янында узды. Ул Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр оешмалары җитәкчеләренең хәтер вахтасында торуы белән башланды. 

Һәйкәл янындагы мәйданга тантаналы төстә Россия һәм Татарстан, Чаллы флаглары, Җиңү билгесе чыгарылды. Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча Республика Хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Рәшит Ильясов парадның әзерлеге турында рапорт бирде. 

Наил Мәһдиев, парадны кабул итеп, барлык ветераннарны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады. Шәһәр мэры Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 11 яктабышыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Чаллы җиренең данлыклы уллары хөрмәтенә Без Геройлар аллеясына нигез салдык. 82 нче кадет мәктәбе Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемен алды, шулай ук Чаллы урамнарының берсенә аның исеме бирелгән. Чаллының 71 нче микрорайонындагы урам Советлар Союзы Герое Николай Соболев исеме белән аталды. Шәһәребезнең төп проспектларының берсе Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган», — диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры әйтүенчә, сугыш башлангач, районнан 14 меңнән артык кеше дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән. 

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлы Илсур Һадиуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. 

«Бөек Җиңү тиңдәшсез батырлык, рухи бердәмлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеалларының явызлык көчләреннән һәм нацистларның җинаятьчел идеологиясеннән өстен чыгуына рухи һәйкәл булды. Аңа ирешү өчен коточкыч зур югалтулар, һичкайчан төзәлмәс җан яралары белән түләнде, ул безнең өчен гражданлык, ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора, дөньяны кабат канлы сугыш упкынына атарга теләгән һәркемгә катгый кисәтү буларак яңгырый», — дип билгеләп үтте ул. 

Президент котлавында яшьләрнең «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» бөтенроссия акцияләрендә, эзтабарларның «Кар десанты» хәрәкәтендә һәм «Хәтер китабы» проектында актив катнашуы буыннар арасындагы җанлы бәйләнешнең ныклыгын күрсәтүе турында әйтелә. 

Чарада катнашучылар сугыш вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Җиңү бәйрәме тантаналы парад белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100