news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Җиңү Парадын быел беренче тапкыр укучылар хоры ачты

Анда төрле сәнгать мәктәпләреннән 250 укучы катнашты.

(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина»). Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чараларны укучылар хоры ачты. Бу — быелгы Җиңү бәйрәменең яңалыгы. 

Хорда 250 укучы катнашты. Алар барысы да «Җырлаучы Чаллы» шәһәр бәйгесе лауреатлары.

Укучылар рус телендә Бөек Җиңүгә багышланган 7 җыр башкарды.

Хор белән 7нче сәнгать мәктәбе укытучысы Луиза Җәмилова дирижерлык итте.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100