news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераны: Казандагы Җиңү парадын күреп еладым

90 яшьлек Вера Бакаева мәктәпләрдә ветераннар белән очрашуларны ешрак уздырырга кирәк дип саный.

Бөек Ватан сугышы ветераны: Казандагы Җиңү парадын күреп еладым
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бөек Ватан сугышы ветераны, фашист концлагерьлары тоткыны булган Вера Бакаева Казандагы Җиңү парадын карагач елаганын әйтте.

«Быел Җиңү парады шуның хәтле югары дәрәҗәдә узды. Шаккатып карап утырдык. Мин хәтта еладым… Түзә алмадым. Шул авыр елларны күрдем бит мин. Хәзер миңа 90 яшь инде, ә барысы да һаман хәтердә», — дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Ветеран сүзләренчә, сугышта күрсәткән батырлыклар онытылмасын өчен, яшь буынга ветераннар белән очрашып торырга кирәк.

«Балаларга геройларның нинди авырлыклар аша узганын, Бөек Җиңүнең авыр югалтулар бәрабәренә яулануын сөйләргә, аңлатырга кирәк. Ветераннарны мәктәпләргә чакырып, укучылар өчен дәресләр үткәрергә кирәк, дип саныйм. Алар исән-сау геройлар барлыгын белергә, күрергә тиеш. Бу бик мөһим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100