news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды

Тантаналы маршны Гани Сафиуллин исемендәге кадетлар корпусы курсантлары төгәлләде.

Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды.

Тантанада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар, Җиңү волонтерлары катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерик, 2020 елның 31 гыйнварында шәһәр зиратының Дан аллеясендә туганнар каберлегендә 80нче чаңгы батальонының 19 сугышчысы кайтарып җирләнде.

Бүген Түбән Кама халкы Бөек Ватан сугышы геройларына баш ияргә килде. Тантананы Айдар Метшин ачып җибәрде, ветераннар белән бергә ул һәйкәлгә чәчәкләр салды. Аңа «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «Танеко», «Татнефть-Нефтехим» ИК коллективлары кушылды.

Тантаналы маршны Гани Сафиуллин исемендәге кадетлар корпусы курсантлары төгәлләде.

«Барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм, — дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин чарада катнашучыларга. — Барыгызга да зур рәхмәт, сәламәтлек, тынычлык телим».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100