Актанышның ике йортлы авылында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Авылда ике йорт кына калган.

(Актаныш, 9 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районы Түбән Карач авылында Бөек Ватан сугыгында һәлак булганнар истәлегенә, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Кайчандыр гөрләп торган, бүгенге көндә 2 йортка гына калган авылда Тәлгать Арсланов авылдашлары, дуслары ярдәме белән яңа һәйкәл ясаткан.